"Уйнагыз,гармуннар!" республика халык бәйрәме гел Шиһап бабаемны искә төшерә. Бәйрәмне гел зарыгып көтеп ала, ай буе тальянында репетиция ясый һәм иң ыспай киемнәрен, идеаль ялтыраган ботинкаларын киеп, таң белән Казанга юл тота иде. Узган ел беренче тапкыр әлеге бәйрәм казанында кайнап карагач аңладым аның ашкынуын. Җыр-моңга гашыйк талантлы дус-ишләр, бер дулкында - моң дулкынында булган фикердәшләр тарткан аны башкалабызга. Оештыру моментларыннан да тәм алып, бәйрәм белән чын-чынлап ләззәтләндем быел. "Моң- җырның җаны, татарның җаны ул", - диде берәү. Гармун моңына күмелгән фотомизгелләрне саклау өчен бер генә пост җитмәс әле)

Теги:

Теги других блогов: