Ана Тал бишектә ак биләүдә йоклый бала, Бу дөньяны бүләк иткән ана. Яшел чирәм өсләреннән атлый бала, Керфек какмый назлап-сөеп саклый ана. Баһадирдай зифа буйлы күркәм бала, Өс-башларын юып куйган күптән ана. Башлы-күзле булган, оя корган бала, Балам диеп янып-көеп торган ана. Бәсләр кунган ап-ак чәчен ия бала, Сау-сәламәт бул син, балам, дия АНА. Ачы язмыш җилләрендә сыза бала Балам, диеп ярдәм кулын суза ана. Ана өчен бала һәрчак кала бала, Балаларның күңелендә нигә дала? Кәүсәрия Нуруллина